Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Россия дипломатлары Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды

2014 елның 29 ноябре, шимбә
2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм “Россия дипломатлары Ассоциациясе” арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Россия дипломатлары Ассоциациясе Киңәшмәсенең рәисе Игорь Халевинский кул куйдылар. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.   Очрашу барышында Россия дипломатлары Ассоциациясе Киңәшмәсенең рәисе һәм Татарстан Республикасының Премьер-министры республика хөкүмәте һәм оешма арасында алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре һәм сораулары турында сөйләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International