Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” икенче Казан форумы 2014 елның 27-28 ноябрьдә Россия парламент Европа клубы карамагында “Евразия диалогы” инициативасы буенча үтте. Форумны Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм “Россотрудничество” Федераль агентлыгы оештырды.
Татарстан Республикасы кунакларына масштаблы проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында “СМАРТ Сити Казан” проекты булды.
Форумның пленар утыршы эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Эш барышында берничә чит ил белән туры видео элемтә урнаштырылды, барлыгы утырыш эшендә якынча 600 кеше катнашты. Катнашучыларны һәм оештыручыларны «Россотрудничество» Федераль агентлыгының җитәкчесе Константин Косачев каршы алды – ул Россия Федерациясенең чит ил эшләре министры Сергей Лавров исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.