Рөстәм Миңнеханов Россия регионнарыннан татар бизнесменнары белән очрашты

2014 елның 5 декабре, җомга

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы делегатлары белән бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханнов очрашты.  Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумына Россиянең 57 районыннан эшмәкәрләр килде, шулай ук, Татарстан җәмгыяви оешмаларда актив катнашкан Кытай һәм Төркия илләреннән вәкилләр булды.

Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетының рәисе  Ринат Закиров эш партнерларының бөтен ил буенча татарларның белем һәм мәдәни чараларга ярдәм итү буенча эшчәнлеге турында сөйләде.

2014 елның 6 декабрендә “Татарстанның эшлекле партнерлары” Бөтендөнья форумының пленар утырышы үтәчәк. Анда Талия Миңнуллина инвестицион потенциал буенча доклад белән чыгыш ясачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International