Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит белән килде

2014 елның 12 декабре, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында 11 декабрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Расул Багернежад Шаян очрашу уздырдылар.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан икътисадының үсеш юнәлешләрен билгеләп, республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләде. Расул Багернежад Шаян, үз чиратында, үзара табышлы хезмәттәшлек өчен мөһим булган чараларны оештыруда ярдәм итү әзерлеге турында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International