2014 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков “Россия таянычы” оешмасының региональ бүлекләре рәисләре – “Кече һәм урта бизнес: үсешнең региональ нокталары” форумы катнашучылары белән очрашты. Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокуклары саклау буенча вәкиле катнашуы белән “Россия таянычы” оешмасы оештырган форум 12 декабрьдә Казанда ачылды. Чарада “Россия таянычы” оешмасының президенты Александр Калинин һәм аның региональ бүлекләре рәисләре – барлыгы Россиянең 30 регионыннан 50 дән артык бизнес вәкилләре катнаштылар.
Форумның максаты – башка регионнардан бизнес өчен Татарстанда керү мөмкинлекләре буенча уртаклашу. Аеруча форумда сәнәгый һәм инновацион мәйданнар кысаларында Татарстанның сәнәгый потенциалын тикшерү һәм Татарстан тәҗрибәсен башка регионнарга бирү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Форум кысаларында Татарстан Республикасының Премьер-министры булуында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Абхазия инвестицион үсеш агентлыгы килешүгә кул куйдылар. Документ астына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Абхазия “Инвестицион үсеш агентлыгы” Генераль директоры Гурам Делба кул куйдылар.
Шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм “Россия таянычы” арасында килешүгә кул куелды. Әлеге документ астына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТРО “Россия таянычы” рәисе Азат Газизов кул куйдылар.