Кадерле дуслар!
Триумф һәм сынаулар, бердәмлек һәм җиңүләр, көтелмәгән һәм искиткеч – бөтенесен безгә узган ел бүләк итте.
Яңа 2015 ел безнең Республика – Россия Федерациясенең субъектлары арасында алда баручы регион өчен шатлыклы булачак дип ышанам.
Татарстан һәм татарстанлыларның бердәм проектларны тормышка ашырырга әзер булган дөньяда күп ышанычлы дуслары бар. Инвестицияләр икътисадка зур өлеш кертә. Иҗтимагый җаваплы Татарстан эшмәкәрләре сәнәгый һәм инфраструктуралы объектлар һәм эш урыннарын булдыра. Бу бөтен дәрәҗәле бюджетның үсешен тәэмин итә һәм бу, үз чиратында, дәүләткә иҗтимагый бурычларны булдыру һәм һәр кешенең яшәү дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә.
Безнең нәсел башлыклары тәҗрибәсе, энтузиазм һәм энергиягә таянып, без күбесен булдыра алабыз. Яңа Ел – оптимизм, яхшылыкка ышану һәм могҗиза көтү бәйрәме.
Яңа Елда Сезне яхшылык, гармония һәм уңышлар көтсен!
Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаилә иминлеге Сезгә!
Яңа 2015 Ел белән!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасының
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина