16 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән “2014 елда Татарстан Республикасының юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” йомгаклау коллегиясе үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
“Инвестор өчен стабильлек, гаделлек һәм аңлаешлылыкны сизү бик мөһим. Әлеге хисне инвестицион эшчәнлек өлкәсендә кирәк булган норматив-хокук базасының функциональләштерү булуында тудырырга мөмкин. 2014 елда ТР ИҮА инициативасы буенча “Татарстан Республикасының инвестицион эшчәнлек турында” канунга төзәтмәләр кертелгән. 2015 елда бу юнәлеш буенча эш ныгачак”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.