Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Марий Эл вәкилләре белән очрашу узды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Марий Эл Республикасының хезмәттәшләре - Инвестицион үсеш агентлыгы (2013 елның азагында барлыкка килде) җитәкчесе Игорь Губин һәм Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының инвестицион проектларны мониторинглау бүлеге рәисе Игорь Макаров белән очрашты. Очрашу ТР ИҮАның инвестицион сәясәтне уйлап табу һәм тормышка ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән партнерлык мөнәсәбәтләре ятьмәсен формалаштыруга багышланган.

Очрашуда катнашучылар Идел буе округына инвестицияләрне җәлеп итү өчен мөмкин булган хезмәттәшлек юллары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының көчләрен консолидацияләү өлешендә бердәм эш юнәлешләре буенча сөйләштеләр.

“Агентлыкның төгәл позициясе: хәзерге шартларда Россия регионнарының аралашуын ныгыту кирәклеге елдан ел үсә. Бары тик партнерлыкның баланслы сәясәте, инвестицион эшчәнлекнең булган механизмнарын куллану өлкәсендә үзара ярдәм итүдә без, ил буларак, авыр вакытта үсеш алачакбыз”, - дип Тлия Миңнуллина билгеләде.

Игорь Губин, үз чиратында, Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибәсен югары бәяли, дип ассызыклады.

Эшлекле очрашу нәтиҗәсендә тәҗрибә белән алмашу кысалрында хезмәттәшлек турында килешүгә килделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International