Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Идел буе федераль округында ААҖ “Сименс” вәкиллеге директоры Шамиль Фаизрахманов белән очрашты.
ТР ИҮА җитәкчесе халыкара корпорацияләр белән хезмәттәшлек мөһимлеген ассызыклады. “Сименс кебек дөнья брендлары Татарстан һәм башка Россия регионнарының халыкара тирәлеккә интеграцияләвенә ярдәм итә. Бу ачык базар, каты конкурентлык, эшмәкәрлекнең яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчү. Җиһазларга бәяләр арту шартларында аралашу юнәлешләренә креатив юлларны булдырырга кирәк.
Әлеге очрашу шундый юлларны эзләүгә багышланды.
Белешмә
“Сименс” – сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен чишелешне тәкъдим итүче дөнья лидеры һәм иң зур электротехник концернларының берсе. Концерн 190 илдә тәкъдим ителгән, анда 320 мең кеше эшли.
“Сименс” Россиядә үзенең эшчәнлегенең бөтен төп юнәлешләре буенча 160 елдан артык эшли. Компания илнең 30 шәһәрендә бар һәм Россиянең инфраструктурасы һәм икътисадының төп юнәлешләрен модернизацияләү өчен комплекслы чишелешләр, хезмәт һәм продукцияне тәэмин итүчеләрнең иң алда баручыларның берсе булып тора.
Компания шулай ук энергия бүленеше һәм югары тизлекле тимер юл магистральләре өлкәсендә эре инфраструктур проектларын тормышка ашыра.