20 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе”нең Директорлар киңәшмәсе утырышы үтте.
Акционерлар җәмгыятенең коллегиаль идарә органы төрле сораулар буенча карар чыгарды: Директорлар киңәшмәсенең рәисен сайлау, 2014 елның эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар.
Идарә органының яңа рәисе булып бертавыштан Талия Миңнуллина - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сайланды.
“2015 елда Директорлар киңәшмәсенең эшен активлаштырырга кирәк. Инициативалар, дискуссияләр, эшчәнлекнең яңа аспектлары турында тәкъдимнәр – болар барысы да безнең эшнең өлеше итеп ясарга кирәк. Эшчәнлекне планлаштыру да мөһим булып тора. Шуның өчен Татарстан Республикасының экспорт корпорациясенең Стратегиясен уйлап табырга кирәк”, - дип, бирелгән ышану өчен рәхмәт белдереп, Талия Миңнуллина билгеләде.
Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча доклад белән корпорациянең Генераль директоры Айрат Назмеев чыгыш ясады. Ул Куба, Венесуэла һәм Вьетнам дәүләт органнары һәм компанияләре белән хезмәттәшлекнең эффектив булуын ассызыклады.
Утырышның нәтиҗәләрен билгеләгәндә, Талия Миңнуллина экспорт һәм күргәзмә эшенең мөһимлеген билгеләде. “Авырлыкларга карамастан, икътисади үсешенең хәзергеэтабы эспорт эшчәнлеген активлаштыру һәм булган партнерлар белән товарооборот арттыру, шулай ук яңалар белән хезмәттәшлек итүен башлау өчен яхшы шартлар булдыра”, - дип яңа сайланган Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе”нең Директорлар киңәшмәсе рәисе билгеләде.
Белешмә
“Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ 06.05.2013 тән №3-п Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары нигезендә “Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты карамагында халыкара хезмәттәшлек үсеше буенча агентлык”ны үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Җәмгыять “Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты карамагында халыкара хезмәттәшлек үсеше буенча агентлык”ның хокуклы варисы булып тора.
Төп бурычлары арасында: Россия Федерациясе регионнары, якын һәм ерак чит илләр базарларына продукцияне алга таба мавыктыру буенча Татарстан Республикасының экспортерлар-эшханәләргә ярдәм итү; экспортлы килешүләр күләмен һәм экспортерлар-эшханәләр санын арттыру юлы белән Татарстан Республикасының чимал булмаган экспортны үстерү; Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру; шулай ук ышанычлы сәүдә-икътисади партнер буларак республиканың имиджын ныгыту.