14 гыйнварьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте рәислеге коллегиясе үтте.
Татарстан Республикасының Кадастр пулаты һәм рәислегенең 2014 елда эше нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычларга багышланган төп доклад белән рәислек җитәкчесе Азат Зяббаров чыгыш ясады.
Коллегиядә катнашкан ТР ИҮА җитәкчесе билгеләгәнчә, дәүләт хөкүмәтенең федераль органнарының территориаль оешмалары белән аралашу Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы өчен иң приоритетлы аралашуларның берсе булып тора.
“Күчемсез мөлкәтне теркәү, дәүләт җир күзәтүен үткәрү кебек мөһим вәкаләтләр алган Росреестр уңайлы инвестицион климатны формалаштыруга тәэсир итүче иң мөһим институтларның берсе булып тора. Росреестр рәислеге җитәкчелеге билгеләгән бурыч – торак пунктлар һәм мунициапаль оешмаларның чикләре турында төгәл мәгълүматларны кадастрга кертү башка инвестицион эшчәнлек субъектларының да кызыксынуларын кагыла, чөнки яңа җитештерүләрне булдыру өчен җир урыннары инвесторларны беренчедән кызыктыра”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.