2015 елның 3 февралендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы үтәчәк.
ТР ИҮА командасы әлеге икътисади хәлне мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен чакыру һәм мәйдан кебек кабул итә. Республика икътисадына чараларны җәлеп итү өчен Агентлык нәрсә эшләчәк? Инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен нинди инструментлар кулланылачак? Инвестицион эшчәнлек кысаларында идарәара эшен ничек булдырырга? Стратегия 2030 Татарстанның инвестицион приоритетларына ничек тәэсир итәчәк? Бу һәм башка сорауларга җаваплар ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның 2015 елга планнар турында докладында бар.
Коллеггия кысаларында Татарстан территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында килешүләргә кул кую планлаштырылган.
Утырыш «ИТ-парк»ның конференц-залында үтәчәк (Казан шәһәре, Петербургская урамы, 52, 1нче кат).
Массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитациясе
ММЧ аккредитациясен алу өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәтенә iskander.ahmedov@tatar.ru яисә 8(843) 570-40-05 телефоны буенча (контакт өчен шәхес – ТР ИҮА ММЧ белән эш итү буенча рәисе Искәндәр Әхмәдов) мөрәҗәгать итегез.
Аккредитацияне алу өчен 2015 елның 2 феврале 16-00 га кадәр түбәндәге мәгълүмат бирергә кирәк: ММЧ исеме, телефон номеры, фамилия, имя, атасының исеме, журналистның туу датасы.