Талия Миңнуллина «Кредит Европа Банк» ЯАҖ Вице-президенты белән очрашты

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның «Кредит Европа Банк» ЯАҖ Вице-президенты Мете Булат белән очрашу узды.

ТР Министрлар Кабинеты вәкилен сәламләгәч, Мете Булат банк һәм Россия  Федерациясендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

Яклар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре буенча сөйләштеләр.

“Татарстан Президенты әлеге шартларда банк өлкәсенең стабиль эшен тәэмин итү аеруча мөһим дип берничә тапкыр билгеләде. Инвесторлар еш бурычка алучы чараларны җәлеп итәләр. Бу сәбәптә эре кредит-финанс институтлары белән хезмәттәшлек инвестицион эшчәнлек субъектларының эшләүнең аерылгысыз өлеше булып тора”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

 

Белешмә

«Кредит Европа Банк» ЯАҖ – 1997 елда нигезгә салынган чит ил капиталы белән Россия банкы, 11 илдә эшләүче FIBA халыкара финанс группасы эченә керә.

«Кредит Европа Банк» эшчәнлеге Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Уфа, Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм Сочи кебек Россия шәһәрләрендә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International