Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектына багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда ТР икътисад министрлыгы вәкилләре һәм АВ Институты белгечләре катнаштылар.
АВ Институты вәкилләре белдергәнчә, эшнең әлеге этабында документ проектын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелә, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәлекләр, сөйләшүдә булган башка катнашучыларның “җаваплы реакция элемтәсе”н булдыру өчен методик киңәшмәләр уйлап табыла.
“Стратегия проектында алда баручы илләрнең тәҗрибәсе хисапка алынды, мәсәлән, кластерлы сәясәтне формалаштыру. Дөнья тренды белән бергә бару – бик яхшы, әмма без бер адымга алда барырга һәм бу дөнья масштабында булырга тиеш. Бүген инвестор теләсә нинди илне сайлый һәм анда акча кертә ала. Татарстан турында белгән мәгълүмат инде җитми. Безнең республикада инвестор өчен беркайда да булмаган уңайлыклар пакетын булдырырга кирәк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Проект буенча хәзер булган икътисад кластеры “киләчәк кластеры” белән тулыландырылачак. Әлеге кластер яңа төрле икътисад булып тора, ул Татарстан Республикасы индустриясенең иң зур объектларын модернизацияләүне үз эченә ала.
“Шундый мөһим документта аерым игътибарны саннар һәм күрсәткечләр белән күрсәтелгән глобаль максатка бирергә кирәк. Монда стратегиянең тирән идеяләре һәр Татарстанда яшәүче кеше өчен аңлаерлык ясарга кирәк”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе белдерде.
Проект турында сөйләшү алга таба дәвам итәчәк.