29 гыйнварда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләренең Danfoss компаниясе делегациясе белән очрашу узды. Бер көн элек Давоста үткән 45 нче Бөтендөнья икътисади форум кысаларында корпорация җитәкчелеге белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
“Безнең республика Данфосс кебек алда баручы дөнья брендлар белән күпъеллык уңышлы хезмәттәшлекне югары бәяли. Даниядә дә уйлап табылган энергия эффективлыгы өлкәсендә заманча технологияләр Татарстанда кулланыла. Без инвестицион проектларда яңа чишелешләрне куллану мөмкинлеген өйрәнәчәкбез”, - дип Дания компаниясе белән перспектив заманча проектлар буенча уртаклашуда катнашкан ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
Danfoss A/S – җылылык автоматикасы, суыткыч техникасы, привод техникасы һәм сәнәгать автоматикасын җитештерү буенча халыкара концерны. Danfoss A/S штаб-квартирасы Норборг (Дания) шәһәрендә урнашкан. Dansk Køleautomatik- og Apparat-Fabrik исеме алган компаниягә 1933 елда Мадс Клаусен нигез салды.
2014 елның маенда Казанда энергия саклаучы технологияләр буенча бердәм конференция үтте, аның кысаларында Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм «Данфосс» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
ТКХ һәм төзелеш, шулай ук сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә җылылык белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү буенча берничә проектлар әзерләнде; электр энергиясен сакчыл куллану проектлары булдырыла; Татарстанда алда баручы эшханәләр белән хезмәттәшлек бара; КДЭУ һәм башкалар белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Татарстанда Казан шәһәрендә «Данфосс» җиһазлары белән 1,5 мең объект һәм Яр Чаллыда 1 мең объект җиһазландырылды; Универсиаданың төп спорт объектлары (энергия саклаучы җиһаз).
Республиканың алда баручы эшханәләрдә электр энергиясен куллануын киметү буенча «Данфосс» технологияләре кертелде (НПЗ ТАИФ, «Нижнекамскшина», «Нижнекамскнефтехим», «Аммоний» ААҖ һәм башкалар).
МИЗ “Алабуга”да кайбер эшханәләр-резидентлар биналары «Данфосс» энергия саклау җиһазлары белән җиһазландырылды.