Беренче булып ИҮА командасы 2011-2014 ел буенча Агентлыкның эш нәтиҗәләре күрсәткән видеороликны тәкъдим итте.
Талия Миңнуллина: “Мөмкинлекләр вакыты”
Төп доклад белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Докладта ул бу елның планнары һәм бурычлары, Татарстанда инвестицион эшчәнлекне яхшырту буенча беренча чаралар үткәрүен билгеләде.
ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклаганча, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасының инновацион икътисады һәм икътисади үсеше” програмасы буенча махсус индикаторлар өчен башкарма хөкүмәтнең дәүләт органнарының җаваплык зоналары билгеләнде. ТР ИҮАның җаваплык зонасы бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр булып тора, 2014 елда алар якынча 500 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның 9 ай эчендә туры чит ил инвестицияләр күләме 401 млн доллар тәшкил итте, бу 2013 елның шул ук периодның 137 процент булып тора. Талия Миңнуллина авыр икътисади хәл турында сөйләде. “Инвестицион эшчәнлекнең бу вакытта роле күп тапкыр үсә. Хәзер регульләштерү һәм стабильләштерүгә юнәлгән чараларны үз вакытында булдырырга, тиз җавап итергә кирәк”, - дип Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты вәкиле билгеләде.
“Россия һәм Татарстан өчен соңгы вакыйгалар Ислам дөньясы илләре һәм Азия илләре белән эшнең актуальлеге арту белән бөйләнгән. 2015 елга Агентлыкның бурычлары: импортны алмаштыручы җитештерүләрне булдыруга ярдәм итү, монда товар тышкы базарга юнәлергә тиеш (бу югары технологияле һәм фәнни җитештерү); 2030 стратегиясе нигезендә Татарстанның инвестицион стратегиясен һәм чаралар планын уйлап табу; приоритетлы инвестицион проектлар исемлеген формалаштыру; инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә Татарстан вәкиллекләре һәм муниципаль оешмалар белән аралашу буенча эшне активлаштыру”, - дип Агентлык җитәкчесе 2015 елга ТР ИҮА бурычларын билгеләде.
Монда Талия Миңнуллина берничә чара үткәрергә тәкъдим итте: инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен потенциаль участокларның актуаль базасын формалаштыру; Татарстан базасының ихтыяҗларын анализ ясау; шундый участокларның максатын билгеләү һәм шуннан соң гына инвесторларны сайлау, финанс модельләрне уйлап табу һәм проектларны алып баруга күчергә кирәк. Әлеге эшне үткәрү өчен Геопорталны модернизацияләргә, базар анализы һәм стратегик инвестицион нишалар билгеләргә, приоритетлы инвестицион проектлар исемлеген формалаштырырга кирәк. Шундый эш республика үсешен комплекслы рәвештә карарга рөхсәт итә дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Докладта инвестицион проектларның электрон мониторинг ясау кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Агентлык инвестицион проектның юл картасы стандарт формасын булдыру өстендә эшли. Бу ачык механизм ярдәмендә инвестор тагын да ышаначак. 2015 елда Татарстан Республикасының инвестицион эшчәнлек субъектларының аралашу регламенты кебек мөһим республика документын расларга һәм башка идарәлекләр белән килештерергә планлаштырыла. ТР яңа Инвестицион порталын булдыру планлаштырыла – ул максималь гади, әмма информатив, җиңел һәм файдалы була. Татарстан порталының өстенлекләре арасында булган чит ил инвесторларының урнаштырылган видео мөрәҗәгатьләрнең 10 телдә мәгълүмат, безнең Республика бирә ала торган мөмкинлекләр буенча тур булып тора. Агентлык булдырган Инвесторлар клубы административ барьерларны табу, актуаль бизнес мәсьәләләрне чишү өчен ярдәм итүен күрсәтә. 2015 елда шундый эш активлаша.
ИҮА җитәкчесе СМАРТ СИТИ төзелеше турында да сөйләде: проект өстендә эш дәвам итә. Проект белән идарә итү сыйфатын арттыру максатында ТР Президенты Үсеш корпорациясен реструктуризацияләү турында карар итте. Хәзер ИҮА составында “акыллы шәһәрләр”не үстерү буенча махсус бүлек барлыкка килде.
ТР ИҮА шулай ук Иннополис махсус икътисади зонасына инвесторларны җәлеп итү буенча эшчәнлек алып бара.
Иннополис татар телендә, Сколково һәм башка проектлар
Коллегиядә катнашучылар алдында “Сколково” Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ЯАҖ Ван Шоужун, Татарстан Республикасының Фән академиясе Мякзюм Салахов, Казандагы Төркия Республикасының Генераль Консулы Турхан Дильмач, МИЗ “Иннополис” ААҖ Генераль директоры Игорь Носов чыгыш ясадылар.
“Бүген Татарстан – икътисадта танылган лидер. Бүген республикага бөтен инвестицияләр артыннан йөгерергә кирәк түгел. Татарстан инде инвестицияләрне җәлеп итүдә сайлауга әзер”, - дип Андрей Широнов билгеләде.
«Хайер Электрикал Эпплаенсис» ЯАҖ Генераль директоры Ван Шоужун Татарстан белән аралашу тарихы турында сөйләде һәм алдагы хезмәттәшлеккә ышануын белдерде.
Татарстан Республикасының Фән академиясе Мякзюм Салахов ассызыклаганча, инвестицияләү өчен приоритетлы өлкәләре импорт алмаштыручы җитештерү һәм яңа технологияләр булып тора.
Казандагы Төркия Республикасының Генераль Консулы Турхан Дильмач Татарстан Республикасын Төркия Республикасы белән тыгыз, стратегик партнерлык өчен рәхмәтләде һәм шундый хезмәттәшлекнең дәвам итүгә ышаныч белдерде.
Игорь Носов татар телендә Иннополис проектын тормышка ашыру турында сөйләде.
Коллегия кысаларында Татарстан территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында килешүгә кул куелды: Татарстанның Дрожжан районы башлыгы Александр Шадриков һәм Кытайның Хэбэй провинциясенең Эшмәкәрләр ассоциациясе вице-президенты килешүгә кул куйдылар.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Бенконс Констракшн» ЯАҖ (Әзербайҗан) вице-президенты Фаик Мамедханов аралашу турында килешү астына кул куйдылар: Татарстан территориясендә Әзербайҗан инвесторлары катнашуы белән проектлар тормышка ашырылачак.
Президент теләкләре
Коллегия нәтиҗәләрен билгеләгәндә, Татарстан Президенты ТР ИҮАның бөтендөнья практикасына туры килү, Агентлыкны булдыру дөрес булып чыкты һәм инвестицияләр өлкәсендә нәтиҗә өчен вакыт кирәк дип ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Агентлыкның эшен активлаштырырга һәм республикага инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларны алып бару, экспортка ярдәм итүен активлаштыру кирәклеген билгеләде. “Без Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африкада инвесторларны җәлеп итү өлкәсендә эшне ныгытырга тиеш, - дип Рөстәм Миңнеханов уйлый, - әмма бу АКШ, Европа илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне туктатуын аңлатмый – бу юнәлештә эш шулай ук дәвам итәчәк”, - дип Республика башлыгы билгеләде.
Президент кадрлар әзерләү һәм квалификация арттыру кирәклеген аеруча билгеләде: “Һәр инвестицион проект әзерләнгән кешеләрне таләп итә, алар эш спецификасы, конъюнктурасын аңларга тиеш... Һәм без регионда инвесторлар өчен иң яхшы шартлар булдыруга бөтен көчләрне куерга тиеш”.
“Татарстан өчен яхшы булган әйбер, ил өчен дә яхшы. Без башкалар алдыннан бер адымга алдарак барырга тиеш, конкурентлы көрәштә җиңергә тиеш”, - дип Татарстан Президенты билгеләде.
Шулай коллегия ТР инвестицион үсеш агентлыгы үсешендә яңа чор башлануын билгели. ИҮА командасы яңа дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм эффектив эшләү өчен зур импульс һәм мөмкинлекләр алды.
ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Видеорепортаж: http://tatarstan.ru/rus/press/video.htm/video/643281.htm
Фоторепортаж: http://tatarstan.ru/rus/press/photo.htm/photoreport/643281.htm