Мәскәүдә БГЭ белән хезмәттәшлеккә багышланган семинар үтте

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “РФ субъектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча практик сораулар. БГЭ инвесторлары өчен проектларны әзерләү” семинарында катнашты.

Чара катнашучылар алдында Мәскәү сәүдә-сәнәгый палаты Вице-президенты Сурен Варданян, БГЭ белән тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча Комиссия җитәкчесе Алексей Бусев, РФ сәүдә-сәнәгать палатының инвестицияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Алексей Вялкин чыгыш ясады.

 

БГЭ юнәлеше: эш дәвам итә

Эмиратлар базарында хәзерге вакытта берничә Россия компаниясе эшли. Мәсәлән, «Стройтрансгаз» ил территориясе аша газ үткәрде. Моннан башка, 2 миллиард долларны җәлеп итү турында сөйләшүләр бара. Аларны БГЭ махсус икътисади зона эшли торган Кырымга инвестицияләргә планлаштыра. Әмма икеяклы икътисади мөнәсәбәтләр потенциалы әле тәмамланмаган.

Бүгенге көнгә Россия һәм БГЭ арасында товар әйләнеше 2,2 миллирд доллар тәшкил итә, соңгы 5 елда әлеге күрсәткеч 2 тапкырга үсте, әмма ул барыбер югары түгел. Инвестицияләр өлкәсендә күрсәткечләр тагын да гадирәк.

2014 елда БГЭ 60 илгә 100 миллирд доллардан артык инвестицияләде, әмма Россия Федерациясенең өлеше монда зур түгел дип РФ сәүдә-сәнәгать палатының инвестицияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Алексей Вялкин билгеләде. Бу Фарсы култыгы монархиясенең эшлекле берләшмәсенең Россиягә инвестицияләү куркынычлы булып тору белән бәйле.

Шул ук вакытта РФ сәүдә-сәнәгать палаты 2 елдан артык БГЭдан Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшне дәвам итә. Эмиратлар Фарсы култыгы илләренә “капкалар” булып санала, аларның бердәм инвестицион потенциалы 1,9 триллион доллардан артык тәшкил итә.

 

Инвесторны эзләү: нәтиҗәне ирешүгә максат кую

Семинарда РФ ССП (рус. ТПП РФ) эшенең мөһим юнәлешләренең берсе чит ил компанияләре соравы буенча эшханәр-партнерларны эзләү булып тора. 2013 елның март аеннан регуляр нигездә тармаклы инвестицион сессияләр үткәрелә, ә шундый Дәүләт-шәхси партнерлык буенча Россия атнасы кебек чара, шулай ук инвестицияләрне җәлеп итү өчен үзенең кирәклеген күрсәтте.

Россия сәүдә-сәнәгать палатында инвесторның мөрәҗәгать итүнең эшкәртү механизмы эшли: эшкәртү 10 көн дәвам итә, һәр проектны палата вәкиле алып бара. Профильле Департамент анализ ясый, таләпләр нигезендә инвестицион тәкъдимнәрне эшләп бетерә. Моннан башка, инвестицион компанияләр һәм банклар пулы барлыкка килде, шулай ук квалификацияле экспертиза үткәрү каралган. Әлеге эш алгоритмы махсус нәтиҗәләргә китерә.

Уңышлы проект мисалы булып РФ ССП вәкиле Россия-Хорватия юнәлешен билгеләде. Махсус кием җитештерү өлкәсендә эшли торган бер Хорватия компаниясенең мөрәҗәгатеннән соң Иванов өлкәсендә «Текстиль-М» Россия компаниясе белән бергә югары технологияле оешма эшли башлады. Шулай ук 17 февральдә Россия-Хорватия форумы үтәчәк, анда 68 компаниянең вәкилләре катнашачак.

 

Инвесторга бердәм уйлап табылган проектларга капитал салу кызык

БГЭ белән тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча Комиссия җитәкчесе һәм INCONA Middle East Business Consulting компаниясенең идарә итүче партнеры Алексей Бусев үзенең чыгышы кысаларында Россия регионнарының потенциаль инвесторлар белән эшенә аерым игътибар ясады. Аның сүзләре буенча, инвестицияләрне инвесторга кызык булган бердәм проектларны төзү аша җәлеп итергә кирәк. Монда тәкъдим бик билгеле булырга тиеш. Бер як уйлап тапкан проектны тәкъдим итергә инде узган көн дип билгеләде.

 

Татарстанга өмет

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы БГЭ һәм башка гарәп илләре белән уңышлы аралашучы регионнарның берсе булып билгеләнде.

“Безнең республика өчен бу приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан Президенты карары буенча Якын Көнчыгыш илләре белән эш дәвам итәчәк. Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасында үтүче семинарлар инвестицион эшчәнлек субъектларның эшен яхшыртырга, Фарсы култыгы илләреннән Россия, аның арасында Татарстан икътисадына акча салу агымын булдыруын активлаштырырга рөхсәт итүче инструмент булып тора”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

 

ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International