Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмә утырышы үтте

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

9 февральдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади Киңәшмәсе утырышы үтте.

Төп тема РФ Хөкүмәте раслаган 2015 елда социаль стабильлек һәм икътисад үсеше белән тәэмин итү буенча иң беренче чаралар Планы нигезендә уйлап табылган республика кризиска каршы план проектын карау булып торды.

“Бүген Президент билгеләгәнчә, инвестицияләрне җәлеп итү мөһим кризиска каршы чараларның берсе булып тора, һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бу юнәлештә эшне активлаштыруга инде кереште”, - дип Киңәшмә утырышында катнашкан ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International