9 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында МИЗ “Алабуга” Күзәтү киңәшмәсе утырышы үтте.
Киңәшмәдә махсус икътисади зонаның компанияләр-резидентлар проектлары каралды һәм рөхсәт ителде, аларның кыйммәте 36 миллиард сум тәшкил итә. Мәсәлән, цинклаучы корыч җитештерү ( «АВС-Сталь» компаниясе), крахмаллы продуктлар («Группа Юджи»); сүс лазерлары нигезендә сәнәгый станоклар җыю җитештерүе («ИРЭ-Полюс Россия компаниясе), кузов детальләрен җитештерү («Форесия» француз компаниясе), стена панельләрен җитештерү («Уоллсейвинг» Россия компаниясе), автокомпонентларны җитештерү («Барс Технолоджи»), МДФ-панельләрнең икенче чират төзелеше («Кастамону» Төркия компаниясе) турында сөйләштеләр.
“Алабуга” Махсус икътисади зонасы инвестор бик теләп керә торган эффектив мәйдан булып тора. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республикага капитал җәлеп итү буенча эшне активлаштыра, шулай ук МИЗ “Алабуга” һәм ТР ИҮА арасында аралашуның яңартылган механизмы аша”, - дип утырышта катнашкан Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.