Безнең кадерле Ватан саклаучылар!
Бүген безнең илдә, беренче чиратта, хәрби хезмәт белән бәйләнгән зур бәйрәм. Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте активлашканга күрә хәрби һөнәрләрнең дәрәҗәсе үсә. Заманча һәм көчле армия булу безгә саклау хисе бирә, ул безгә киләчәккә ышаныч белән карарга рөхсәт итә.
Ир кеше сүрәте меңнәр еллар буенча чиксез рух көче, кыюлык, батырлык, тапкырлык, җаваплылык, каты ихтыяр көче һәм йомшак йөрәк белән бөйләнгән. Россия һәм татар халкы тарихы безнең ир кешеләрнең шул сүрәткә туры килүен күрсәтә.
Кадерле ирләр! Сезнең тормышыгызда һәр көнегез Ватанга хезмәт итү, намуслы гамәлләр һәм гаиләгә игътибар күрсәтүдә беленүче бәхет китерсен! Һәр көнегез дөньяны яхшырта төшүче гамәлләр Сезгә!
Татарстан Республикасының
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина