IT-паркта Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климатны тәэмин итү буенча Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартын кертү мониторингы буенча Белгечләр группасы утырышы үтте (№ 2096-р 2012 елның 15 ноябреннән РФ Хөкүмәте карары буенча расланды).
Хакимият органнары һәм бизнес-берләшмә арасында аралашу Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) – федераль стандартны башкаруның иң мөһим индикаторларның берсе булган белгечләр группасының махсус комиссияләр аша үтә.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасында СИА вәкиллегенең башлыгы Рафаэль Зайнутдинов чакыруы белән белгечләр группасы эшендә катнашты.
Очрашу актив диалог режимында үтте, дәүләт органы җитәкчесе РФ Хөкүмәте карары буенча тәкъдимнәрне тормышка ашыру турында сорауларга җавап бирде.
“Безнең республика өчен инвестицион климатны яхшырту эшнең приоритетлы юнәлешләре булып тора. Татарстан Президенты куйган бурыч – федераль стандартның таләпләрне булдыру гына түгел, әмма бер адымга алда бару булып тора. Мәсәлән, федераль стандарт буенча икетелле инвестицион портал булдыру карала, ТР ИҮА 10 телдә инвестицион “витрина”ны булдырырга кереште. 2015 елда Татарстанның лидерлыгын күрсәтүче инвестицион эшчәнлек субъектларның аралашу регламенты кебек мөһим республика документын бөтен идарәлекләр белән расларга планлаштыра”, - дип ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ассызыклады.
Белгечләр группасы вәкилләре ТР ИҮА карамагындагы Җәмгыяви киңәшмәсе эшендә катнашырга чакыру алдылар.
Уңайлы инвестицион климатны формалаштыру максатында ТР ИҮА һәм эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре белән диалог һәрвакытлы режимда үтәчәк.
ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фото: Татарстан Республикасында СИА вәкиллеге.