Талия Миңнуллина Чистай районында булып кайтты

2015 елның 27 феврале, җомга

 

ТР ИҮА җитәкчесе “Чистай” индустриаль паркына визит белән килде, анда ул беренче резиденты -  ПО «Дельрус Чистай» ЧҖҖ (рус. «Дельрус Чистополь») җитештерү күәтләрен карады. Моннан башка Талия Миңнуллина төрле эшханәләр җитәкчеләре белән очрашты, алар арасында “Чистай икмәк заводы” ААҖ, “Бетар” ЧҖҖ, “Көнчыгыш-Амфибия” ЧҖҖ (рус. «Восток-Амфибия»), “НТЦ-Көнчыгыш” ЧҖҖ (рус. «НТЦ-Восток»), “Көнчыгыш-Монолит” ЧҖҖ (рус. «Восток-Монолит») җитәкчеләре булды һәм җитештерү мәйданнарын карады.

Муниципаль оешманың Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов белән очрашуда инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча сорауларны карадылар.

“Идарә итү җирле органнары халыкка иң якын булган хакимият институтлары булып тора. Аның белән бергә бу Татарстан территориясенең тигез үсешен тәэмин итүче үсеш ноктасы булып тора. Чистай районы инвестицион проектларны тормышка ашыруда зур кызыксынуын күрсәтә”, - дип Агентлык җитәкчесе билгеләде.

Район белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Мәсәлән, якын көннәрдә “Чистай” индустриаль паркын тулыландыру буенча бердәм эш көтелә.

 

ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International