КИП “Мастер” резидентлары белән очрашу барышында Яр Чаллыда Рөстәм Миңнеханов индустриаль парк территориясен зурайту турында тәкъдимне хуплады: инвестицион инфраструктура объектларының мәйданы хәзерге 643 мең кв. метрдан 2017 елга 1 млн. кв. метрга җитәчәк дип планлаштырыла. Реконструкцияләүгә төрле дәрәҗәдәге бюджеттан акча бүленеп биреләчәк.
“Хәзерге икътисади хәлдә төп инвестицион инфраструктура объектларының мәйданнарын киңәйтү кризиска каршы чишелешләрнең берсе булып тора һәм Татарстан рухына туры килә: үсеш һәм тагын бер тапкыр үсеш. ТР ИҮА, читтән капитал җәлеп итү өчен җаваплы орган буларак, шәһәр һәм индустриаль парк җитәкчелеге белән бергә Кама индустриаль паркы “Мастер” кебек зур мәйданга инвестицияләрне җәлеп итергә дәвам итәчәк”, - дип Яр Чаллыга эшлекле визит кысаларында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.