Татарстан Республикасының Инвестиционн үсеш агентлыгында Kayi холдингы, Yasar Baytak медицина клиникасы һәм DS Endustri компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясен үткәрде һәм шуннан соң Төркия бизнесы топ-менеджерлары белән хезмәттәшлек юнәлеше турында сөйләште.
«YaşarBaytak» медицина клиникасы директоры Яшар Байтак, «DS Endüstri» Баш инженеры Тургай Озгу һәм Kayi инвестицияләү буенча менеджер Али Перекли Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда кызыксыну белдерделәр.
Очрашуда катнашучылар алдагы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Белешмә
Kayi холдингы 1991 елда нигез салынды, 30 илдә эшли, сәнәгый объектлар, кунакханәләр, сәүдә үзәкләре, электр станциләре һәм газ өләштерү инфраструктура төзелешендә махсуслаша.
1994 елдан холдинг Төрки Республикасы чигеннән тышта проектларны тормышка ашыра.