ТР ИҮА җитәкчесе ТР Президентының PWC компанияләр группасы идарә итүче партнеры белән очрашуында катнашты

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
 Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россиядәге «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers, PwC) компанияләр группасы идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашу уздырды. Әүвәл Президент корпорация вәкилләре белән Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында очрашты. PWC 1995 елдан иң эре республика компанияләренә хезмәт күрсәтә. “Президент билгеләгәнчә, Татарстан компанияләр группасы белән кайбер проектлар буенча алдагы хезмәттәшлектә кызыксына. Шундый “маркетинг”, “планлаштыру һәм координация”, “финанслар” кебек партнерлык эшчәнлегенең традицион юнәлешләре хәзерге шартларда үзенең актуальлеген ныгыта. ТР ИҮА PWC белән бергә эшли торган инвестицион гид, үз чиратында, безнең республикага инвесторларны җәлеп итү өчен көчле инструмент булачак”, - дип очрашуда катнашкан ТР ИҮА җитәкчесе Тали Миңнуллина билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International