«NDExpo-2015» Халыкара форумы – “Тотрыклы үсеш өчен югары технологияләр” Идел буе федераль округында «Росатом» Дәүләт корпорациясе оештырган бердәнбер һәм төп чара булып тора. Ул тәэмин итүчеләр өчен сатып алучыларга үзенең продукциясен һәм хезмәтен тәкъдим итергә мөмкинлек бирә.
Төп максатлар:
× Россия сәнәгате (алар арасында атом, нефть һәа газ, тимер юл транспорты үсеше) өчен югары технологияле продукциясен күрсәтү;
× РФ сәнәгатенең төп тармаклары өчен югары технологияле продукциясе импортын алыштыру буенча сорауларны карау.
ФОРУМ ФОРМАТЫ ТҮБӘНДӘГЕ ЯЗЫЛГАННАРНЫ ҮЗ ЭЧЕНӘ АЛА:
× Атом тармагы һәм башка икътисад секторлары өчен хезмәт һәм җиһаз белән тәэмин итүчеләрнең күргәзмә- презентация;
× Россия икътисадына кертү өчен “ядерлы булмаган” продукциясен күрсәтү белән атом тармагы оешмаларның экспозициясе;
× конференцияләр, секцион утырышлар, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр;
× «B2B» форматында индивидуаль очрашулар-сөйләшүләрне оештыру;
× Түбән Новгород өлкәсенең атом тармагы оешмаларына техник тур.
ФОРУМДА КАТНАШУЧЫЛАР ҺӘМ КҮРГӘЗМӘНЕ КАРАРГА КИЛҮЧЕЛӘРНЕҢ МАКСАТ ГРУППАЛАР:
Атом энергетикасы.
Кече энергетика. Объектларны энергия белән тәэмин итү системалары.
Энергетик машина төзелеше.
Көймә төзү, көймә системалар һәм җайланмалар, энергетик корылмалар.
Инжиниринг, проектлау һәм эре сәнәгать объектларын төзү.
Технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалар.
Параметрларны үлчәү системалар һәм приборлар, технологик процессларны тикшерү һәм диагностика ясау.
Җимерелми торган контроль өчен системалар һәм җиһазлар.
Нефть һәм газ чыга торган урыннарны эзләү һәм эшкәртү өчен технологияләр һәм җиһазлар.
ТР ИҮА һәм «Атомэкспо» ЧҖҖ («Росатом» Дәүләт корпорациясе, Россиянең атом тармагы оешмалары, РФ башкарма хакимият органнары, алар арасында Мәскәү Хөкүмәте һәм Энергетика министрлыгының рәсми операторы) атом тармагының күргәзмә һәм мәгълүмати эшчәнлек Үзәге белән информацион хезмәттәшлек кысаларында басылган.