Талия Миңнуллина “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда булып кайтты

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Талия Миңнуллина “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда булып кайтты

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “эшлекле иртәнге аш” - “Эшмәкәрлек фабрикасы” кысаларында үтүче эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Әлеге белем проекты Казан федераль университеты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм эш активлыгы дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән.

“Мине Сезнең белән очрашуга чакыру алырга һәрвакыт шатландыра. Агентлык эре инвестицион проектларны алып бара, шуның өчен без Эшмәкәрлек фабрикасы вәкилләренең отышлы инвестор булуые телибез”, - дип эшмәкәрләрне Талия Миңнуллина сәламләде.

Башлаучы эшмәкәрләр өчен белгечләр, эре компанияләр рәисләре һәм топ-менеджерлары бу очракта тыңлаучылар булып тордылар. Очрашуның зур өлеше динамик һәм формаль булмаган диалог формасында үтте.

Очрашуда еш инвестицияләрне җәлеп итү һәм хәзерге икътисади шартларда ватан җитештерүчесен саклау турында сөйләштеләр.

“Бер яктан кайбер булачак инвесторлар урыннарына чит ил агентлыклар рейтинглар тәэмин итә. Икенче яктан фактик хәлләр күрсәткәнчә, бүген Россиягә һәм Татарстанга акча кертергә бик табышлы, аеруча чит ил инвесторлары өчен. Акча-валюта базарларында хәлләр булганга күрә чит ил компанияләр инвестицияләргә һәм моның белән әзрәк акча тотырга мөмкинлек алалар”,  - дип чакырылган кунак билгеләде.

ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклаганча, 30 март-1 апрельдә БГЭ да үтәчәк AIM халыкара форумы кысаларында күргәзмә үтәчәк. Анда Татарстан эшханәләре үз продукциясен тәкъдим итә алачак. Форумда Татарстан делегациясенең катнашуын оештыру белән ТР ИҮА шөгылләнә.

“Эшлекле иртәнге аш” азагында Эшмәкәрлек фабрикасы җитәкчесе Айдар Булатов Талия Миңнуллинаны чарада катнашу өчен рәхмәтләде һәм алдагы хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Экспорт корпорациясе диалог һәм яңа инициативалар өчен ачык.

ТР ИҮА һәм ТР Экспорт корпорациясе компетенцияләренә керүче сораулар буенча эшлекле берләшмәнең аралашуы дәвам итәчәк.

 

ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

Фото: Гүзәл Каюмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International