Роберт Галиуллин ТР АКШдагы Сәүдә вәкиле булып билгеләнде

2015 елның 24 марты, сишәмбе

 2012 елдан ТР ИҮА җитәкчесенең Беренче урынбасары булган  Роберт Галиуллин Америка Кушма Штатларындагы Татарстан Республикасының Сәүдә вәкиле булып билгеләнде.

2015 елның 23 мартыннан Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча ТР вәкиле 24 марттан үз вазифаларын үтәргә кереште.

“Агентлык хезмәткәрләре һәм шәхсән мин Роберт Фарит улын яңа карьера этабы белән котлыйм. Ике төрле хисләр бар: бер яктан, бездән тәҗрибәле һәм квалификацияле җитәкче китә, икенче яктан – шундый җиңел булмаган хәлдә АКШ белән эшне активлаштыру. Беренче проектны тормышка ашыруга алшартлары инде бар – бу «Allied Mineral Products» Америка компаниясе белән яңа контактлар, ул безнең чакыру белән иртәгә Казанга килә һәм Россиядә җитештерүне ачу мөмкинлеген карый. Безнең яңа вәкилгә шәхси эффективлык һәм Татарстанга инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә нәтиҗәле эш телибез”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International