Талия Миңнуллина Рөстәм Миңнехановның Дания Илчесе белән очрашуында катнашты

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Даниянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Томас Виклер белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында Татарстан җитәкчесе республиканың Дания компанияләре белән хезмәттәшлектә, заманча шәһәр тирәлеге, энергия һәм байлык саклау үсешендә кызыксынуын билгеләде. Дания корольлеге илчесе, үз чиратында, Дания Татарстан Республикасы белән үзара табышлы аралашуны интенсификацияләргә әзер дип ассызыклады. Яклар медицина, авыл сәнәгате комплексы, энергетика һәм энергия саклау өлкәсендә экологик чиста технологияләр кебек бердәм эш перспективасы турында сөйләштеләр.

“Дания һәм Татарстанда яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Аеруча партнерларның югары технологияле сегментының үсешенә ярдәм итүе куанычлы булып тора. «Данфосс» һәм  «Хальдер Топсе» кебек танылган компанияләр Татарстанда уңышлы эшләве башка Европа компанияләре өчен сигнал булып тора: безнең республикада инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар булдырылды”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.

 

Фоторепортаж: http://president.tatarstan.ru/photo/show/39587

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International