Рөстәм Миңнеханов Allied Mineral Products компаниясе вәкилләре белән очрашты

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
 Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Allied Mineral Products компаниясе вәкилләрен кабул итте. Делегация Татарстанга ТР инвестицион үсеш агентлыгы чакыруы белән килде, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Үзара табышлы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр, корпорация вәкилләре күпъеллык эшчәнлек, алар арасында металл кою җитештерү өчен утка чыдамлы материаллар җитештерүе, шулай ук башка металлургия продукциясе турында сөйләделәр.  ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International