Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе 30 март - 1 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үтүче Annual Investment Meeting халыкара форумында катнаша.
Форум халыкара стратегик һәм инвестицион хезмәттәшлеккә юнәлгән, форум мәйданнарында 140 илдән 500 компания тәкъдим ителгән. Шулай ук AIM да алда баручы белгечләр, фән эшчеләре һәм практиклар катнаша. Чараны Дубай эмиратының хөкемдары, БГӘ вице-президенты һәм премьер-министры Шейх Мөхәммәд бин Рашид Аль Мактум ярдәмендә БГӘ Икътисад министрлыгы оештыра.
Форумда чыгыш ясаганда, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Аерым игътибар без инфраструктурага бирәбез. Безнең техно һәм сәнәгый парклар – инвестор өчен тулысынча әзерләнгән мәйданнар. Без инвесторлар белән “бер тәрәзә” режимында эшлибез, алар белән эш итүдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җаваплы. Әлеге идарәлек бөтен инвестицион проектларны алып бару белән шөгылләнә”.
ТР ИҮА шулай ук AIM кысаларында Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы экспозициясен оештыра.
“Безнең Агентлык коллегиясендә Президент Азия һәм Африка илләре белән эшне ныгытырга дип карар бирде. AIM Татарстанның инвестицияләр ягыннан сөйкемле регион буларак дөньяның 140 иленә, алар арасында Якын Көнчыгыш илләренә конкурентлык өстенлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Күргәзмәдә без Татарстан эшханәләренең продукциясен күрсәтү дә мөһим, бу илебез җитештерүченең экспорт мөмкинлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирә”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
ТР ИҮА җитәкчесе шулай ук Татарстан башлыгының БГӘ Икътисад министры Султан Аль Мансури, Марокко транспорт, җиһаз һәм логистика министры Aziz Rabbah һәм Al Futtaim Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.
Фоторепортаж: http://president.tatarstan.ru/photo/show/39642
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте, Марсель Бадыкшин