ТР ИҮАда инвестицияләр өлкәсендә яшьләр проектлары каралачак

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектын булдыру кысаларында “Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” яшьләр конкурсы үтә. 2015 елның 14 марттан яшьләр конкурсы катнашучыларының проектлар презентацияләрен карау нәтиҗәсендә “Кеше капиталы”, “Икътисад”, “Пространство-территориаль үсеш” һәм башка юнәлешләр буенча конкурста җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр билгеләнде. Стратегиянең “Финанслар капиталы, инвестицияләр” проекты мәйданын җитәкләүче ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинага юнәлтелгән мөрәҗәгать Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгыннан килде. Мөрәҗәгать профильле тематика буенча конкурста катнашучыларның проектларын карау үтенече турында булды. “Җәмгыять һәм, әлбәттә, инициативалы яшьләр белән аралашу Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Стратегия-2030 проекты белгечләр берләшмәсе һәм гражданнар җәмгыяте вәкилләре белән күп тапкыр тикшерелде, шулай ук ТР ИҮА карамагындагы Җәмгыять киңәшмәсе һәм профильле белгечләр белән сөйләшүләр утырышында тикшерелде. Башка ракурстан карау дәүләт хакимият органнарына үзенең эффективлыгын арттырырга рөхсәт итә. Без инициативалар һәм диалог өчен ачык”, -дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.   ТР ИҮА Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International