Уфада ИФО дәүләт-хосусый партнерлык турында сөйләшәчәкләр

2015 елның 3 апреле, җомга

“Үсеш институтлары аша тормышка ашыручы инвестицион проектларда катнашучы – белгечләрне әзерләү” белем проекты кысаларында 2015 елның 22 апрелендә Уфада “Идел буе федераль округында дәүләт-хосусый партнерлык проектларын оештыру” темасына семинар үтәчәк.

Семинар максаты – оешмалар белгеләре – булачак партнерларны дәүләт-хосусый партнерлык  (ДХП) схемаларын куллану белән инвестицион проектлар белән идарә итү һәм аларны әзерләү үзенчәлекләре белән таныштыру. Чара кысаларында ДХП проектларына ярдәм итүнең төп принципларын карау, проектлы тәкъдимнәрне әзерләүнең практик аспектлар буенча сөйләшү планлаштырыла. Семинарда Внешэкономбанк группасына керүче оешмалар вәкилләре, проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган алда баручы консалтинг оешмалар белгечләре чыгыш ясачаклар. Чараны Внешэкономбанк оештыра.

Семинарда катнашу өчен  pfo@veb.ru электрон почтасы, (831) 436-19-44 телефоны буенча Түбән Новгородта урнашкан Внешэкономбанк вәкиллегенә 2015 елның 13 апреленә кадәр гариза тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International