Талия Миңнуллина: “Татарстан һәм Венгрия хезмәттәшлеге тагын да югары дәрәҗәгә күчте”

2015 елның 10 апреле, җомга

 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан Кремлендә үткән Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Венгрия Тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашуда катнашты. Очрашуда киң спектрлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алар арасында инвестицияләр өлкәсендә партнерлык та булды. Талия Миңнуллина, шулай ук, Казандагы Венгрия Генераль консуллыгын ачу церемониясе һәм Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты.

Комиссия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Венгрия Тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министрлыгы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне булдыру турында килешүгә кул куелды. Зур халыкара вакыйга катнашучылары шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгый һәм  инвестицион потенциал күргәзмәсен карадылар.

“Безнең ил һәм республиканың Венгрия белән хезмәттәшлек яңа, югары дәрәҗәгә күчте. Шулай декабрьаенда Будапештта Венгрия-Татарстан форумы үтте, ә бүген Казандагы консуллыкны ачу һәм Хөкүмәтара комиссия утырышы үтте. Бу, әлбәттә, әзер инвестицион мәйдан булган Татарстанда бизнес үстерүгә Венгрия эшмәкәрләренең кызыксынуын ныгытачак”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International