Шимбә көнне, 11 апрельдә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышу кысаларында “Татарстан 2030: Үсеш стратегиясе” Халыкара фәнни-белгечле конференция үтте.
Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать факультеты деканы Алексей Кудрин, РФ Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте милли хуҗалык Россия академиясе ректоры Владимир Мау, “Сколково” Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.
Конференция 2012 елдан Леонтьевск үзәге белән бергә алып барыла торган документ буенча эшнең соңгы этабы башлауны күрсәтә. Күпъяклы уртаклашу һәм белгечләр билгесеннән соң проектны Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе карачак. Мөһим акт региональ канун формасында булачак дип көтелә. “Финанс капиталы, инвестицияләр” мәйданы өчен җапаплы Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Стратегия буенча сөйләшү һәм эшләп бетерүдә актив катнаша.
“Планлаштыру, шулай ук статегик планлаштыру – уңышның аерылгысыз өлеше. Соңгы 15 елда тулай региональ продукт 2,2 тапкыр артты, республика икътисады күп өлештә диверсификацияле булды. Татарстанның бөтенъяклы үсешендә мөһим роль инвестицион инфраструктура уйный, ул чит ил инвесторларын җәлеп итә һәм республиканың сәнәгый җитештерүнең бөтен күләменнән 7% тәшкил итә. Стратегиядә каралган инвестицияләрне җәлеп итү һәм алып бару буенча системалы эш Татарстан үсешенең көчле этәргече булачак. Моның белән бергә документ өстендә әле эшләргә кирәк. Иң мөһим момент – инвестор өчен уникальлек булып тора дип уйлыйбыз. Татарстанга акча кертү файдалылыгын аңлау булырга тиеш. Без инде һәр тиен өчен сугышырга тиеш түгел, әмма Татарстанда бизнес ачу өчен инвесторлар арасында көрәшү шартларын булдырырга тиеш”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте