ИҮА һәм волейбол: җиңүләр алда

2015 елның 17 апреле, җомга

 Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ирләр командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча турнирда катнашты.

Инвестицияләр өлкәсендә махсус орган командасы 4 номерлы группага керде, анда ул Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Финанслар министрлыгы, Суд департаменты рәислеге вәкилләре белән көрәштеләр. Барлык турнирда 3 яисә 4 командасы булган 8 группага жребий буенча бүленгән Татарстанның 27 дәүләт органнары вәкилләре катнаштылар.

“КАИ-Олимп” спорт комплексы мәйданында ИҮА плакатлары ярышташларны калтырап тордылар һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләренә көч биреп тордылар. Әлеге кулдан ясалган плакатларны бер көн элек Агентлык хатын-кызлары ясадылар.

ТР ИҮА командасы үзенең көче, җиңүгә бөгелмәс ихтыярын күрсәтте һәм җиңүләре алда булган перспектив спорт коллективы буларак үзен күрсәтте.

“Татарстан өчен волейбол махсус мәгънәгә ия. Республика исеменнән Россия һәм халыкара ярышларда “Динамо-Казан” кызлар командасы һәм “Зенит-Казан” ирләр командасы катнаша, алар иң титуллы клубларның берсе булып тора, шуның өчен волейбол Татарстанда бик популяр. Әлеге спорт ярышы төрле уен хәлләре һәм физик һәм эмоциональ интенсивлык булуы белән характерлана, ә бу сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә. Дәүләт хезмәткәрләре арасында турнир безнең өчен, ИҮА коллективы өчен сәламәтле яшәү, копроратив рухы, бердәмлек һәм аңлашуын ныгыту булып тора, ә бу, үз чиратында, эшнең эффективлыгын арттырырга ярдәм итә”, - дип ярыш турында Алентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International