ТР Хөкүмәт Йортында “2015 елның I кварталы буенча Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын башкару нәтиҗәләре һәм 2015 елның ахырына кадәр республика салым, казначей һәм финанс органнары бурычлары” видеоконференциясе режимында республика салым, казначей һәм финанс органнары киңәшмәсе үтте. Чара Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында үтте.
Утырыш кысаларында түбәндәге мәгълүмат беленде: 2015 елның беренче кварталында республика территориясеннән төрле дәрәҗәле бюджетка салым керемнәренең гомуми күләме 100 млрд. сум тәшкил итте, 43,4 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемне Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты алды. Салым керемнәре узган елның шул ук периодка 10% ка үсте.
Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты, ул түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Бүген Рөстәм Миңнеханов икътисади үсеш юнәлешенә чыгу өчен икътисадны модернизацияләү, тышкы һәм эчке инвестицияләрне җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча алдагы планлаштырылган эшләү кирәк дип билгеләде. Шулай итеп, хәзерге икътисади вәзгыятьтә инвестицияләрне җәлеп итү, шулар арасында шәхси һәм чит ил инвестицияләрне җәлеп итү тагын да мөһим һәм стратегик мәгънә ала”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте