Урман утырту көне

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Урман утырту көне” һәм “Җиңү Урманы” Бөтен Россия чараларына кушылды.

Салкын шимбә иртәсендә Ак Каеннар агачлыгында (Дербышки авылы) яшь агачларны утырту өчен Татарстан Республикасының министрлыклар, идарәлекләр, эшханәләр һәм башка оешмалар вәкилләре җыелдылар.

2011 елдан үтүче Бөтен Россия Урман утырту Көненең максаты – табигатьне саклау хисен тудыру, җәмгыять игътибарының табигатьне саклау проблемаларына җәлеп итү. Бу елда табигатьне саклау чарасы Бөек Ватан Сугышында 70 еллык җиңүгә багышланган “Җиңү урманы” белән бергә үтә.

Агентлык хезмәткәрләре ТР ИҮА Аллеясына тәшкил иткән 50 төрле агач үсентеләрен нигез салдылар.

“Гармонияле, баланслы табигать, җәмгыять һәм икътисад үсешенә юнәлгән Татарстанның экологик сәясәте, шулай ук, әлеге чараларны тормышка ашыру кысаларында булдырыла. Табигать куллану белән идарә итү – шактый авыр процесс, анда Татарстанда яшәүче һәр кеше катнаша. Табигать байлыкларына мөнәсәбәттән безнең буыннарыбызның сәламәтлеге бәйле булачак. Шуңа күрә ТР ИҮА да эшләүчеләр үткән чарага җаваплы итеп карап килделәр”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International