Төркия-Татарстан: сәнәгать, мәгариф, медицина һәм туризм

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Төркия сәнәгать секторында да, мәгариф проектлары буенча, медицина һәм туризм өлкәсендә эшлиләр. Моның турында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 30 апрельдә Анкара шәһәрендә үткән Төркия-Татарстан Форумында белдерде. 

Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Нихат Зәйбәкчи, үз чиратында, Татарстанның Россия базарына чыгырга мөмкинлек бирүче инвестицияләү өчен уңайлы шартлар булган республика булуын билгеләде.
“Киләчәктә без Россиягә өметләнәбез, Россияга  мөһим стратегик партнер буларак күрәбез. 100 миллиард доллар – илләрнең Президентлары куйган Россия-Төркия товар әйләнешенең планкасы”, - дип министр билгеләде.

Форум барышында килешүләргә кул куелды.

Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, Төркия һәм Татарстан дәүләт органнары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша. 

Форум 29-30 апрельдә үтүче Татарстан делегациясенең Анкарага эш визиты программасының төп өлеше булып тора.

 
             

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International