ТР ИҮА да кадрлар үзгәрешләре

2015 елның 5 мае, сишәмбе

ТР ИҮА да кадрлар үзгәрешләре булды.

2012 елдан бирле җитәкче урынбасары вазыйфасында булган Инсаф Галиев ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

 Элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәт куйган Марат Бохараев җитәкченең инвестицияләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарачак.

Бу хактагы 295 нче һәм 296 нчы номерлы карарлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Хөкүмәте исеменнән хезмәттәшләрен яңа вазыйфага билгеләнүләре белән котлады.


ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International