Җиңү көне белән котлау

2015 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл эшчеләре!

Кадерле Татарстанлылар!


Бу елда без Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез.

Җиңү көне – милләтләр, буыннарны берләштерүче бәйрәм.  Чагыштыргысыз коллектив  батырлык турында хәтер Россиядә яшәүчеләрнең милли һәм граждан тәңгәллегенең мөһим өлеше, яшьләрне патриотик тәрбияләүнең нигезе булып тора, әхлакый ориентирларны сакларга мөмкинлек бирә. Сугышчы-җиңүче күп буыннар өчен мораль чисталык, Ватанга тугрылык, гуманизм үрнәге булып тора.

Сугышта катнашучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы аркасында бүген  эшләү, иҗат итү, тыныч көнгә шатлану өчен бөтен шартлар бар.  Безнең ил бу җиңүнең бик югары бәясен – батыр кешеләрнең гомерләрен һәрвакыт истә тотачак.

Хөрмәтле Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл эшчеләре, сугыш балалары! Кадерле Татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхетләр һәм иминлек Сезгә!

 

Татарстан Республикасының

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе

Талия Миңнуллина


Искәрмә.

Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы 9 майда 9-30 да Җиңү Паркында Мәңгелек Утына чәчәкләр сала (Казан шәһәре, Яңа-Савиново районы, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урыны).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International