9 майда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.
Иртә белән ТР ИҮА коллективы Казандагы яңартылган Җиңү Паркында Мәңгелек Утка чәчәк салдылар, аннан соң идарәлек хезмәткәрләре халык күмәк күңел ачуда катнаштылар.
Ветераннар һәм Татарстанлыларны дәүләт органы җитәкчесе, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты әгъзасы Талия Миңнуллина котлады.
“Җиңү көне – милләтләр, буыннарны берләштерүче бәйрәм. Чагыштыргысыз коллектив батырлык турында хәтер Россиядә яшәүчеләрнең милли һәм граждан тәңгәллегенең мөһим өлеше, яшьләрне патриотик тәрбияләүнең нигезе булып тора, әхлакый ориентирларны сакларга мөмкинлек бирә. Сугышчы-җиңүче күп буыннар өчен мораль чисталык, Ватанга тугрылык үрнәге булып тора”, - дигән сүзләр котлауда булды.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте