Казанга республиканың инвестицион потенциалы белән танышу максаты белән Majid Al Futtaim компаниясе делегациясе килде. Аларны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы чакырды.
ТР Хөкүмәт Йортында компания вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән ТР Премьер-министры Ильдар Халиков очрашты, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.
Сөйләшүләр барышында Берләшкән Гарәп Эмиратларыннан кунаклар белән коммерция милеге объектларын төзү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Искә төшерик, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның февраль башында үткән ТР ИҮА коллегиясе барышында инвесторлар, аеруча Якын Көнчыгыш инвесторлары белән эшне активлаштырырга карар итте. Мәсәлән, март ахырында Агентлык Дубайда AIM-2015 форумында Татарстан экспозициясен оештырды, аның кысаларында Якын Көнчыгыш һәм башка дөнья регионнары компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр үтте. Дәүләт органы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, мөмкин булган гарәп инвесторлары белән актив эш дәвам итә.
Белешмә
Majid Al Futtaim компаниясенә 1992 елда нигез салынды. Оешма сайты мәгълүматы буенча сәүдә, ритейл һәм күңел ачу өлкәләрендә Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада иң алдынгы компанияләрнең берсе булып тора. Ул Якын Көнчыгыш шәхси компанияләре арасында иң югары кредит рейтингын ала (ВВВ дәрәҗәсе).
Компаниядә 27 мең кеше эшли, аның 17 сәүдә үзәге, 11 отель һәм башка объектлар бар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте