Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Төркия Республикасына эш визиты белән килде. Делегация составында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бар.
Визитның төп өлеше Денизли шәһәрендә сәнәгать зонасын карау булды.
Әлеге инвестицион инфраструктура объектына 1975 елда нигез салынды, аның территориясендә якынча 600 эшханә эшли. Инвестор-резидентларның төп өлеше тукыма, химия сәнәгате, машина төзелеше, металлургия, төзелештә эшли. Махсус зона җитештерү күәтләрен генә түгел, ә хезмәткәрләр (якынча 25 мең кеше) һәм аларның гаиләләренең комфортлы яшәү өчен кирәк булган комплекслы инфраструктураны үз эченә ала.
Татарстан делегациясе шулай ук Памуккале авылын карадылар, анда массалы медицина туризмы һәм рекреацияне оештыру тәҗрибәсен өйрәнделәр. Объект геотермаль чыганаклар ярдәмендә сәламәтләндерүдә махсуслаша, шулай ук аның танылганлык якында урнашкан борынгы гасырлар һәйкәлләре белән дә бәйле. Соңгы елларда туристларны үзенә җәлеп итү (шулай ук Болгар һәм Зөя) буенча эш барган Татарстан өчен Памуккале моделе шактый актуаль булып тора.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады, Төркия компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.
“Төркиянең икътисади уңышлары күбесенчә икътисадның реаль секторына инвестицияләрне, алар арасында чит ит инвестицияләрне эффектив җәлеп итү белән бәйле. “Үсеш нокталары” инвестицион инфраструктура объектлары булып тора, аларның эшчәнлеге белән делегация визит барышында танышты. Татарстан шулай ук капиталны җәлеп итү юлы буенча уңышлы бара, аның эше өчен уңай шартлар булдырылды. Безнең республика – территориясендә 2 махсус икътисади зона – сәнәгый (“Алабуга”) һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы (“Иннополис”) эшли торган Россия Федерациясенең бердәнбер субъекты. Без бердәм эш һәм тәҗрибә алмашу өчен ачык”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте