Inlerarno

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

№1726-р 2014 елның 4 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары буенча “Стратегик инициативалар агентлыгы” (алга таба – Агентлык) Автоном коммерция булмаган  оешма катнашуы белән әзерләнгән балаларны өстәмә укытуның үсеш Концепциясе расланды. Концепция буенча балаларны өстәмә укытуның мөһим үсеш максатларының берсе вариантлык, сыйфат үстерү һәм һәр бала өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге, шулай ук 2020 елга 5-18  яшьтәге балаларның  ким дигәндә 75 проценты өчен   өстәмә белем программалары белән тәэмин итү булып тора.

Агентлыкның “Социаль проектлар” юнәлеше ярдәмендә “InLearno балаларны өстәмә укыту хезмәтенә рөхсәтне тәэмин итү системасы” проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты  Концепциядәге мәсьәләләрне  чишү  өстәмә белем хезмәтен күрсәтү өчен тулы сервис исемлеген бирүче ачык платформа (www.inlearno.ru) булдыру булып тора.

Концепциядә куелган бурычлар:

-          Өстәмә белем өлкәсен мәгълүмати тәэмин итү;

-          Кайбер параметрлар буенча эзләү һәм структуралы чаралар каталогы;

-          Булган чаралар турында ата-аналарның фикерләрен белдерү мөмкинлеге;

-          Өстәмә белем алучының өстәмә белем алу турында мәгълүмат калдыру мөмкинлеге.

Ресурска керү  түләүсез һәм теркәүсез булып тора. Платформа индивидуаль кешегә (ата-ана, бала), группалар һәм сыйныфлар өчен билгеләнде. Сайт белән куллану мәктәпләр һәм ата-аналар берләшмәсе ягыннан өстәмә чыгымнарга китерми. Шул ук вакытта проектны тормышка ашыру белән белем оешмалары, сыйныфлар һәм белем хезмәтләрендә балалар өчен өстәмә белем хезмәтләренә рөхсәт статистикасы буенча сорау чишелә.

Проект РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Белем үсешенең федераль институты” ягыннан макталды.

 

 Мәгълүмат ТР ИҮА һәм Стратегик инициативалар агентлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International