Талия Миңнуллина: “Безнең республика икътисадына акча салучы һәр инвестор югары квалификацияле эш профессияләре вәкилләрне җәлеп итүгә мохтаҗ”

2015 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Future Skills» Халыкара белем форумының Пленар утырышында катнашты.
WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең илләр-әгъзалар рәсми һәм техник делегатлары, WSI милли оешмалар җитәкчеләре, дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләре, фәнни белгечләр катнашуы белән чара Казандагы Халыкара информацион үзәгендә (Универсиада авылы) 22 майда үтте.
Форум белән бергә Татарстанда WorldSkills чемпионаты үтә, анда Россия Федерациясенең 49 субъектыннан 455 конкурсант катнаша, моның турында Премьер-министр урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов сөйләде.
Форум эшенең бер формасы тактлар (группалы эшләр) булып тора, мәсәлән, “Икътисадның төрле секторларында киләчәк: төп брендлар, технологияләр һәм форматлар”; “Икътисадның төрле секторларында яңа эш бурычлары һәм киләчәк күнегүләре”; “Мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә яңа чишелешләр”; “WorldSkills хәрәкәте өчен практик проектлар” кебек юнәлешләрдә.
Форум профильле проектлар презентациясе белән тәмамланды.
“Безнең республика икътисадына акча кертүче һәр инвестор югары квалификацияле - аеруча эш профессиядәге вәкилләрне җәлеп итүгә мохтаҗ. Профессиональ әзерләнүне арттыру һәм белгечләрнең осталыгын яхшыртуга юнәлгән шундый халыкара масшабтагы чаралар Стратегия 2030 ның максатларын ирешергә ярдәм итә, анда кеше капиталы сыйфатына зур игътибар бирелгән. Татарстанда үтүче WorldSkills хәрәкәте кысаларында чаралар дөнья икътисади киңлегендә, шулай ук кадрлар өлкәсендә республиканың конкурентлылыгын арттырыга ярдәм итә”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
 
Белешмә
WorldSkills – халыкара коммерция булмаган хәрәкәт, аның максаты аерым бер илдә һәм дөньяда профессиональ осталык конкурсларын үткәреп бөтен дөньяда профессиональ стандартлар һәм иң яхшы тәҗрибәләрне гармонизацияләү ярдәмендә профессиональ белемне үстерү һәм эш профессияләрнең престижын арттыру булып тора.
WorldSkills чемпионатлары ике елга бер тапкыр төрле илләрдә үткәрелә, ул сәнәгатьнең бөтен юнәлешләрен төрле яктан чагылдыручы осталыкны яхшырту һәм профессиональ әзерләүне арттыру өлкәсендә иң мөһим вакыйга булып тора. Конкурсантлар осталарныың иң осталары һәм WorldSkills илләр-әгъзаларда үткән профессиональ чемпионатларында сайлана.
 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International