Франция телевидениесы дөньяга Татарстан Президентының җитәкләүче кадрларны әзерләү турында сөйләчәк

2015 елның 29 мае, җомга

 France 2 бөтендөнья танылган Франция телеканалының “Дөньяга караш” телетапшыру алдагы күрсәтү темасы  - Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның идарү итүче кадрларны әзерләү буенча эшчәнлеге.

France 2 интервьюсында Рөстәм Миңнехановның идарә итүчеләр һәм дәүләт эшмәкәрләрен “үстерү” осталыгы турында Талия Миңнуллина сөйләде. Әлеге осталык, республиканың социаль-икътисади үсеше, Татарстанлыларның яшәү шартлары аспектын исәпкә алып Татарстанның лидерлык позициясен билгели. Искә төшерик, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе делегация башлыгы булып Сингапурда стажировкада.

Мәсәлән, Татарстан һәм Сингапур хезмәттәшлеге турында сорауга җавап биргәндә, Талия Миңнуллина Ли Куан Ю әфәнде чакыруы белән шул вакытта Татарстан премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов шәһәр-илгә стажировкага республика хөкүмәте әгъзаларын җибәрде.

 “Шуннан соң 2010 елда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Президентның узган бишьеллыгы укулары үз нәтиҗәләрен бирүен күрсәтте. Татарстанда чынга ашырылган күп кенә инициативалар нәкъ менә бу шәһәрдә башлангыч таба”, - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

 

Интервью “Дөньяга караш” тапшыруның махсус чыгарышы кысаларында чыгачак, ул “Сингапур: эшлекле җәннәт” исемен алды (бу Сингапурга багышланган 3 тематик чыгарышларның берсе булып тора, һәр берсенең дәвамы – 20 минут).

Телетапшыруга сылтама ТР ИҮА сайтында булачак.

 

Белешмә

“Дөньяга караш” телетапшыруы France 2 каналында айга ике тапкыр күрсәтелә һәм геоплитик сорауларга багышланган. Телетапшыруның аерым чыгарышлары кысаларында аерым территорияләр – илләр һәм регионнар карала.

France 2 телеканалы Франциянең милли җәмгыяви телевидениесы булып тора, ул FranceTélévisions group дәүләт компаниясенә ия. France 2 төрле кешеләр катлаулары һәм яшь буенча группаларга юнәлгән, баланслы информацион сәясәт, төрле һәм сыйфатлы контенты аркасында француз телендә сөйләшүче дөньяда популярлыгын алды (якынча 274 млн кеше).

Шулай ук TV5Monde глобаль тв-элемтәсе, шулай ук Сингапурда - Starhub cable (SCV) аша бөтен дөньяга тапшырыла.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International