Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерлары еллык җыелышы үтте, аның кысаларында Директорлар Советының яңа составы – 26 кеше сайланды.
Идарә итү коллегиаль органы рәисе булып яңадан Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сайланды. Яңартылган җитәкләүче органга Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде.
Шул ук җыелышта холдингның 2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
Доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ яңа расланган Генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте