Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты Стратегия 2030 проектын хуплады

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының утырышы үтте. Утырыш кысаларында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында” республика канун проекты каралды һәм расланды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Стратегия проекты буенча 2030 елга кадәр төп стратегик максат Татарстанның глобаль конкурентлы тотрыклы регион статусы, “Волга-Кама” үсеш полюсы драйверы максатын җитү булып тора. Бу Татарстанның кеше капиталы, институтлар, инфраструктура, икътисад, тышкы интергация (Россиянең күчәр Евразия регионы) һәм эчке тирәлекнең үзара бәйләнгән үсеш сыйфаты буенча лидеры, алда баручы үсеш темплары, халыкара эш бүленүгә югары дәрәҗәдә кертелү регионы булачак дип карала.
Инновацион икътисадка күчүнең төп механизмы кластерлы активлашу булачак (үсеш алган илләрдә кластерлар кысаларында 50% тан артык икътисад һәм 40% тан артык  эш көче формалаша).
Документ буенча стратегиянең максатларын һәм мәсьәләләрен ирешүдә зур рольне инвестицияләр, аеруча югары технологияле инвестицияләр уйначак дип көтелә. Шуның өчен республика дөнья дәрәҗәсендә инвестицияләр ягыннан сөйкемле булырга тиеш.
Татарстанның конкурентлы өстенлекләр арасында тикшерелгән углеводородлар запаслары, нефть, газ һәм химия бизнесын локацияләү һәм төзелгән кыйммәт булдыру тезмәсе, яхшы инфраструктура булуында базарларның үтәрлеген тәэмин итүче үзәк Евразия урынында тору, “милли үзәк” һәм идарә ителешнең югары дәрәҗәсе булган алда баручы регион репутациясе булып тора. Инвестицион өлкәне яхшырту административ барьерларны бетерү, “бер тәрәзә” режимында инвестицион проектларны алып баруын тәэмин итү, инвестицион инфраструктураны үстерү, заманча инвестицион механизмнар һәм инструментларны кертү, приоритетлы проектларны тормышка ашыручы оешмаларга дәүләт ягыннан булышу кебек юнәлешләр буенча бара.
2016-2030 еллар буенча туры чит ил инвестицияләр күләме 44 млрд доллар тәшкил итәчәк, тулай региональ продукт (ТРП), сәнәгый җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен чыгару 1,8 тапкырга артачак, ваклап сату сәүдәсе әйләнеше 1,9 тапкырга артачак дип көтелә. 2030 елга кадәр ТРП күләме 5 трлн. сумны арттырырга тиеш, төп капиталга инвестицияләр – 1,6 трлн. сумны арттырырга тиеш. Республиканың кешеләр саны 300 меңгә арттуы көтелә, утра яшәү дәвамы 75 ел тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы стратегик мөһим проектны уйлап табу һәм аның буенча сөйләшүдә актив катнаша, ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина “Инвестицияләр, финанслар капиталы” проектлы мәйданын җитәкли. ТР ИҮАда 70 тән артык идея һәм тәкъдим барлыкка килде, аларның күбесе Татарстан Р Республикасының Дәүләт Советында каралган проектында булды.
Әлеге проект республика парламенты җыелышында каралачак дип планлаштырыла, Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның кабул итү һәм кул куюдан соң Стратегия 2030 канун дәрәҗәсен алачак.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International