Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Республика хөкүмәте әгъзалары “2014/2015 елларда җылыту периодында Татарстан Республикасының торак-коммуналь һәм ягулык-энергетик комплексы оешмалары эшенең нәтиҗәләре һәм 2015/2016 елларга җылыту периодына эффектив әзерләнү буенча бурычлар турында” мәсьәләләрен карадылар.
ТР ИҮА җитәкчесе түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Торак шартлар уңайлылыгы – безнең республикада яшәүчеләрнең яшәү сыйфатларының иң төпләрнең берсе. Кешеләрнең комфортлылыгын тәэмин итү – бөтенреспублика бурычы. Бу өлкәдә оператив гына түгел, стратегик мәсьәләләрне чишергә максимум көч бирелергә тиеш”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте